Үзенең 90 яшьлек юбилеен тыл хезмәткәре, Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылында яшәүче Мусина Рәүфә Сәмигулла кызы билгеләп үтте. Шушы истәлекле вакыйга белән аны Көек-Ерыкса авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Сәләхетдинов Инзиль котлады. Ул Рәүфә ханымга РФ Президенты Владимир Путин һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау открыткалары, шулай ук бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.
Рәүфә Сәмигулла кызы 1927 елның 28 августында Көек-Ерыкса авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында почтальон булып,озак еллар колхозда сыер савучы булып эшли. Ире белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Рәүфә Сәмигулловна бик күп дәүләт бүләкләренә һәм медальләргә ия. Бүген юбиляр улы һәм килене Фәридә белән яши. Хәзер аны балалары, оныклары, оныкчыклары сөендереп тора.