Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә тантаналы чара булды

2017 елның 29 августы, сишәмбе

       29 август көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Шылаңгы авыл җирлегендә Миннулиннар гаиләсе Гали  улы Ринад  һәм Исмәгыйль  кызы Акрәметцаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.Гаиләдә һәрвакыт татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Ничек сокланмыйсың аларның бер-бнрсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләре  балаларына, оныкларына  үрнәк.

50 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә Шылаңгы авыл Башкарма комитеты башлыгы  Лилия Закирова җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International