“Казан” гаилә Үзәгендә газ хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы узды

2017 елның 29 августы, сишәмбе

"Газпром Трансгаз Казан" газ хезмәткәрләре Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тантанага җыелдылар.

 

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә - Татарстан башкаласы өчен әһәмиятле булган иң яхшы газ тармагында эшләүче хезмәткәрләрне һәм аларның гаиләләрен һөнәри бәйрәмнәре  алдыннан хөрмәтләү тантанасы узды.

"Газпром трансгаз Казан" тармагында эшләүче хезмәткәрләр узләре генә тугел, ә бөтен гаиләләре белән хезмәт куя, яшедә - өлкәнедә. Алар үз эшләренә мәхәббәт һәм тугрылык белән карыйлар.Бу газовик һөнәре яшьләрдән тагын да күбрәк тырышлык һәм профессиональ белемнәр таләп ителә, чөнки бү тармак көннән-көн югары технологияләр һәм автоматик идарә итү системасын узләштерә.

Хөрмәтләү тантанасында 11 газчылар гаилә династияләре тәкъдим ителгән иде. Тәкъдим ителгән династияләр арасында гомуми эш стажы 232 ел тәшкил иткән Шаеховлар гаиләсе "Газпром трансгаз Казан" өчен үрнәк гаилә булып тора.

Рәхмәт сүзе белдерү һәм бүләкләр тапшыру өчен "Газпром трансгаз Казан" директоры урынбасары, Марат Газиз улы Әхмәтҗанов килде.

Чара искиткеч һәм төрледән төрле музыкаль номерлар белән алып барылды. Кунаклар өчен махсус җырлар яңгырады.

Бәйрәм чарасыннан соң барысы да бинаның күзәтү мәйданчыгына күтәрелеп шәһәрнең матурлыгын күзәттеләр һәм куккә ак күгәрченнәр җибәрделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International