Ул “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагшы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Алты бала тәрбияләп үстергән.. Наталья Ивановнаның хәзерге вакытта 12 оныгы, 22 оныкчыгы бар.
Юбилярны әлеге матур бәйрәме белән котларга район Башкарма комитеты урынбасары Ринат Сабирҗанов килгән иде. Ул Наталья Ивановнага Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның котлау сүзләрен һәм бүләкләр тапшырды.