Гаиләдән дә мөһим нәрсә дөньяда юк

2017 елның 26 августы, шимбә

Шундый үрнәк гаиләләрнең берсе-Балтач бистәсендә гомер кичерүче Гүзәлия һәм Айдар Хәйретдиновлар гаиләседә бу бәйрәмгә чакырулы иде. Гаиләнең язмышы, ныклыгы тормыш юлдашын дөрес сайлаудан да башланадыр. Мәгърүр имәннәрдәй нык тормыш иптәше Айдар янәшәсендә җил-давыллардан, тормышның авыр- мәшәкатьләреннән ышыкланып, балаларының өметле киләчәгенә ышаныч белән карап яшәүче Гүзәлия ханымның бүгенге көндә үзен иң бәхетле хатын итеп санап яшәргә тулы мәгънәсендә хокукы бар.Алар гаиләсе дөрестән дә үзгә: үтә дә җаваплы вазифа биләүче, спорт өлкәсендә доньякүләм билгеле ир алтыны һәм яшьлек хыялына тугры калып, хезмәт юлын күңел биреп сайлаган, укытучылык һөнәренә багышлаган гүзәл хатын кыз. Балалары да-ике малай, 1 кыз- үзләренең горурлыклары: өметләрен аклап укуда, спортта матур нәтиҗәләргә ирешеп үсеп киләләр.Асыл йөрәкле Гүзәлия һәм бил алышып мәйдан тоткан батыр йорәкле Айдар Хәйретдиновлар гаиләсе кендек каны тамган туган җирләрендә хәләл хезмәт белән яшәүләре белән бәхетле.Менә шул түгәрәе бәхетләре кителмәсен. Өй кыегында гөрләшкән парлы күгәрченнәрдәй тормыш юллары парлы, татлы булсын аларның. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International