2017 елның 26 августында Шәһәр көне бәйрәмендә, Мамадыш районында 11 яшь пар үзләренең туй көнен искә төшереп “кәләшләр парадында” катнаштылар. Башта алар Совет урамында шәһәребез кунакларын каршыладылар. “Яшьлек» скверында яшь парларны тантаналы рәвештә Мамадыш районы башлыгы А. П. Иванов матур вакыйга белән котлап мәхаббәттә, хөрмәттә яшәргә теләкләрен җиткереп истәлекле бүләкләр тапшырды. Яшьләр кунаклар өчен вальс биеделәр.