2017 нчы елның 26 нчы август көнендә Саба муниципаль районы Иске Икшермә авылында яшәүче Закир Гыйлфан улына 90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нурмөхәмәтов Н.Н., якыннары, туганнары килгән иде.