2017 елның 28 августындаТүбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2000 нче бала туу турында акт язуы төзелде.
"Юбилейлы" сабый булып, Фахрутдинов Сирень и Татьяна гаиләләрендәтуган кыз бала булды. Бәхетле ата-ана кызларына “Самина” дип исем кушканнар, борынгы телдән тәрҗемә иткәндә, әлеге исем “сөекле” дигәнне аңлата.
ГХАТ Идарәсе белгечләре сабыйның тормышындагы беренче документын – туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлауларын тапшырдылар, гаиләгә иминлек һәм кызларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.