Әлмәттә Флетчер гаиләсе туды

2017 елның 27 августы, якшәмбе

Халыкта "Мәхәббәт өчен ерак ара киртә түгел" диләр. Чыннан да, киртә түгел. Минибаева Диана һәм Флетчер Саймон Ли кавышуы моңа бер дәлил булды. 2017 елның 25 августында Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә алар никахларын теркәде. Тиздән яшь пар - Флетчер гаиләсе Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлегенә яшәргә китәчәк. Сүз уңаеннан, кияү тумышы белән шул яклардан.

Флетчер гаиләсен чын йөрәктән туй көне белән котлыйбыз! Аларга сүнмәс мәхәббәт, бәхетле һәм әкияти тормышта яшәүләрен теләп калабыз.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: ГХАТ Идарәсене өчен чит ил гражданнары белән никах теркәү яңалык түгел. Әмма Диана белән Саймон туе Әлмәт районы ГХАТ Идарәсендә Россия һәм Бөекбритания гражданнары арасында беренче мәртәбә теркәлүче никах буларак тарихка кереп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International