Бу дата миллионлаган кешеләр өчен махсус көн булып тора. Кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны гражданлык хәле актларына теркәү ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән бәйле. 100 ел - ул тулы бер гасыр!
2017 елның 5нче сентябрендә Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 5 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Адель Илгиз кызы Мингалеева – 5нче сентябрь көнендә дөнья күрде.
2017 елның 5 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Камаловлар гаиләсенең энҗе юбилейлары узды.
Псәй авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Хаҗия Шәяхмәтова 5 нче сентябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул үзен котларга килгән район башлыгы урыпбасары Ләйсән Камил кызы белән Псәй авыл җирлеге башлыгы Вильдан Мөхәммәтгалиевка игътибар һәи хөрмәт күрсәтүләре өчен зур рәхмәтен җиткерде.
Буген ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Михайловлар Петр Михаил улы белән Тамара Ялгуз кызы гаиләсенең тууына 60 ел тулу уңае – Гәүһәр туй тантанасы уздырылды. Моннан нәкъ 60 ел элек 5 сентябрь 1957 елнда алар үзләренең никахларын Казан шәһәрендә рәсмиләштерәләр.
2017 елның 4 сентябренә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, яңа уку елы башлануга туры китереп паспортларын тапшыру тантанасы узды.
04 сентябрь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның алтынчы пар игезәкләр тууы теркәлде. Әти - әни бәләкәчләргә Артём һәм Арсений дигән исемнәр бирделәр.
2017 елның 4 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә “Кеше тормышында ГХАТ Идарәсенең роле” инша бәйгесе старт алды. Әлеге бәйге Рәсәй органнарының 100 еллык юбилеена багышлана.
Түбән Кама районында аерылышу динамикасы арту сәбәпле, ГХАТ Идарәсендә "Юл картасы" эшләнде. Ул гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга карата төрле планнарны үз эченә ала.
Баулы районы Новозареченск поселогында мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Авыл көне" дип аталган бәйрәм үткәрелде.
Әлеге бәйрәм кысаларында искиткеч күркәм Камалтдиновлар гаиләсен алтын туйлары белән тәбрик иттеләр.