Гәүһәр туй тантанасы

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Буген ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Михайловлар Петр Михаил улы белән Тамара Ялгуз кызы гаиләсенең тууына 60 ел тулу уңае – Гәүһәр туй тантанасы уздырылды. Моннан нәкъ 60 ел элек  5 сентябрь 1957 елнда  алар үзләренең никахларын Казан шәһәрендә рәсмиләштерәләр. Бергә яшәү дәверендә 3 бала үстерәләр: кызлары Людмила, Елена һәм Сергей улы . Бүгенге көндә оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләүдә бик теләп катнашалар. Бүлек белгечләре котлауларга кушылып аларга исәнлек-саулык, озын, тигез тормыш теләде һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе исеменнән юбилей таныклыгы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International