Бу дата миллионлаган кешеләр өчен махсус көн булып тора. Кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны гражданлык хәле актларына теркәү ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән бәйле. 100 ел - ул тулы бер гасыр!
Мондый зур бәйрәм хөрмәтенә Мамадыш муниципаль районы Язылышучылар сараенда 100 еллыкка багышланган баннер барлыкка килде. Ул Мамадыш шәһәре халкын һәм кунакларын искиткеч күренеше белән сөендереп тора.