2017 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Фаил һәм Алия – алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2017 ел башыннан йөзенче яшь парларыбыз. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шакирова Диләрә аларны иң кадерле һәм истәлекле көннәре белән котлады, Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аларны ир һәм хатын дип игълан итте.
2017 елның 8 сентябренда Чистай никахлашу сараенда 300 нче пар булып Максим һәм Виолетта Коноваловлар теркәлде.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның 777 нче сабые тууы рәсмиләштерелде. Көтеп алган кызларына Евгений белән Анна Александра дип исем бирде. Сабый 3450 грамм авырлыкта, 54 сантиметр озынлыкта дөньяга килгән.
Зәй муниципаль районында 300 нче бала тууы теркәлде. Ул 2017 нче елның 04 сентябрь көнне Зәй шәһәрендә туган Корнилов Арсений Сергей улы. Арсений әтисе Сергей Владимир улының һәм әнисе Вероника Николай кызының игзәклзрдән беренче бала. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Арсенийның әтисен, әнисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
2017 елның 7 сентябрендә никахлашу Сарае белгечләре ГХАТ Идарәсенең баш белгечен, Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәрен Галина Михайловна Кузнецованы хезмәт эшчәнлеге юбилее белән котладылар.
6 сентябрь көнне Идел буе районы ГХАТ бүлегендә "Ышаныч үзәге психологы "Яшь гаиләдә "баллы ай" тәмамлангач" дигән темага дәрес алып барды.
"Гаилә тормышы нигезләре" – дигән темага Азнакай ЗАГС бинасында оешкан "Пар канатлар" клубында яңа өйләнүчеләр белән әңгәмә үткәрелде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әлфинур Хәйретдинова кайбер гаилә серләрен ачты, һәм, ГХАТ-ның көндәлек эшендә очрый торган, тормыш вәзгыятләрен үрнәк итеп сөйләде.
Паспорт алу – кеше тормышындагы вакыйгалар чылбырында хәтергә иң нык уелып кала торганнарның берсе. Бүген Сарман районның 14 яшьләрен тутырган унбер кыз һәм егете өчен шундый истәлекле вакыйга булды. Аларга паспорт тапшыру тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда узды.
2017 нче елның 06 сентябрь конне Зәй муниципаль районында юбиляр парны котладылар. Ул 40 ел бергә гомер кичерүче Сычевлар гаиләсе. Бу куркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булыр торалар.
Дәрес атна саен сишәмбе көнне үтә.