Сарман районында паспорт тапшыру тантанасы

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Паспорт алу – кеше тормышындагы вакыйгалар чылбырында хәтергә иң нык уелып кала торганнарның берсе. Бүген Сарман районның 14 яшьләрен тутырган унбер кыз һәм егете өчен шундый истәлекле вакыйга булды. Аларга паспорт тапшыру тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда узды. Паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең Миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе өлкән инспектры Гөлнара Фатыйхова тапшырды. Үсмерләрне истәлекле вакыйга уңаеннан музей директоры Дания Кәшипова, башкарма комитетның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлүсә Харисова да котладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International