2017 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Фаил һәм Алия – алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2017 ел башыннан йөзенче яшь парларыбыз. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шакирова Диләрә аларны иң кадерле һәм истәлекле көннәре белән котлады, Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аларны ир һәм хатын дип игълан итте.
ЗАГС бүлеге Җиһангировлар гаиләсенә озын бәхетле тормыш һәм сау-сәламәт балалар тели.