ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2017 ел
якшәмбе

Шәһәрдә яшәүче тыл ветераны Антонина Ленькова  шушы көннәрдә туксан яшь тулды.

Ветеранны юбилее белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре җылы котлады. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

2017 елның 10 сентябрендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Мерясев Николай Федорович һәм Раиса Федоровнаның “сапфир” туйлары узды.


9
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Әлеге матур датада Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 3 бәхетле парның никахлары рәсмиләштерелде. 09.09 көнне Дмитрий белән Юлия, Михаил белән Диана һәм Марат белән Ольга законлы ир белән хатын булдылар. 9 саны уңыш һәм триумф билгесе булып тора. Шушы бәхетле сан яшьләргә һәрчак шатлык-куанычлар, җылылык һәм тугрылык белән тулы булган гаилә тормышы алып килсен.

Болгар шәһәрендә яшәүче  Анфиса Павловнага   шушы көннәрдә туксан яшь тулды.

 Юбилей белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре җылы котладылар.

  Арча муниципаль районында  озак еллар бергә яшәгән парларны тәбрикләү инде күркәм традициягә әйләнде. Юбиляр гаиләләр яшьлекләрендә насыйп булмаган  тантаналы шартларда гомер бәйрәмен уздыра, Дан китабына кул куя.

9 сентябрь  Сарман авылының "Старт" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында "Милләтләр кроссы-2017" кысаларында җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге үтте. Егетләр һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар 11 яшь төркемендә көч сынаштылар.

9 сентябрь көнне Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Халыкара матурлык көнен билгеләп үттеләр. Туй көнендә һәр пар -дөньядагы иң матур һәм бәхетле кешеләр. Шуңа күрә әлеге бәйрәмне нәкъ менә ГХАТ бүлегендә билгеләп үтәргә кирәк дип таптылар.


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 8 сентябрендә Түбән Камада шәһәрнең Туган көненә багышланган бәйрәм парады узды. Түбән Кама тамашачыларын һәм кунакларын үзенчәлекле хәрәкәт көтте.  Хәрәкәттә төрле предприятие һәм учреждениеләр хезмәткәрләре белән бергә уникаль платформалар узды.

12 нче сентябрь көнне Киров ГХАТ бүлегендә ут булмаячак.

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә икенче пар - кәләш белән кияүнең фамилияләре бер төрле булу очрагы - бу Семенов Андрей белән Анастасия гаиләсе кавышу булды. Әлбәттә, бу бик сирәк очрый торган вакыйга. Бу гаилә үзләренең никахларын 8 сентябрь көнендә тантаналы рәвештә теркәде һәм аларга беренче гаилә документы - язылышу турындагы таныклык тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International