Яшь пар әлеге хәбәрне куанып каршы алды.
Психолог белән үтүче бу атналык дәрескә барлык теләүчеләр дә чакырыла.
12 сентябрь көнне Вахит һәм Наилә Галеевлар уртак тормыш башлауларының 71 еллыгын билгеләп үттеләр. Вахит Галиев үрнәк башлыгы, яраткан әти һәм бабай гына түгел, ул әле актив җәмәгать эшлеклесе дә. Быел аңа 91 яшь тулган. Вахит Галиев - шагыйрь һәм язучы.
9 сентярь көнне халыклар дуслыгы йортында республика хакимият органнары вәкилләре иҗтимагый органнар белән берлектә социаль сәясэт һәм хәйрия эшчәнлеге турында фикер алыштылар.
Истәлекле дата белән аны Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Роберт Искәндәров белән район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина котладылар һәм Рәсәй Президенты Владимир Путиннан открытка, район башлыгы Валерий Чершинцевтан истәлекле бүләк тапшырдылар.
Яңа Кенәр авылында яшәүче Тәлгать Шәрипов гомеренең 95 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны котларга килгән район башлыгы Илшат Нуриев РФ Президентының һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Низамовлар гаиләсе узләренең олуг бәйрәмнәрен алтын туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыралга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп, Локман Каюм улы белән Миляуша Фатхи кызы 65 ел бергә матур, тату иткәннәр.
2017-нче елның, 10-нче сентяберендә Спас районы Красная Слобода авылында яшәуче Вера Василий кызына Наумовага 90 яшь тулды. Аны башкрма комитеты җитәкчесе, социаль яклау бүлеге, район ветераннар советы, авыл җирлеге вәкилләре җылы котлады. Авылның иң хөрмәтле кешесенә сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек теләделәр.
Гаиләдә бала туу - олы бәхет, аны бер нәрсә белән чагыштырып булмый. Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2017 елның 11 сентябрендә игезәк малайлар туу очрагын теркәү тантанасы булды. Сабыйлар Гиззатуллиннар гаиләсендә дөньяга килде. Бәхетле әти-әни балаларына Әмир һәм Сәмир дип исем куштылар.
Әтнә муниципаль районы Күәм авылында яшәүче Шафикова Халисә Шафик кызына 10 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Шафикова Халисә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шафикова Халисәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.