Игезәк малайлар туу

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

      Гаиләдә бала туу - олы бәхет, аны бер нәрсә белән чагыштырып булмый. Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2017 елның 11 сентябрендә игезәк малайлар туу очрагын теркәү тантанасы булды. Сабыйлар  Гиззатуллиннар гаиләсендә дөньяга килде. Бәхетле әти-әни балаларына  Әмир һәм Сәмир дип исем куштылар.

      Әмир – гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, "хан", "түрә" дигәнне аңлата.
      Сәмир –гарәп теленнән "сөйләүче", "әңгәмәдәш" дип тәрҗемә ителә.
   Тантаналы шартларда әти-әниләренә  туу турында таныклык,  котлау открыткасы, бүләкләр тапшырылды. Яңа туган балаларга бәхет, сәламәтлек, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International