Яшь пар әлеге хәбәрне куанып каршы алды.
“Казан” гайлә үзәгендә 2017 елның 4000 нче пары үз никахын теркәде. Алар – Артем һәм Александра Терентьевлар!
Бәхетле парларга 4000 нче никахлашу тантанасы уңаеннан таныклык тапшырылды.
Яшь гайләгә тыныч тормыш, иминлек, шатлык телибез!