Әтнә муниципаль районы Күәм авылында яшәүче Шафикова Халисә Шафик кызына 10 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Шафикова Халисә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шафикова Халисәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.