Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче Тәлгать Шариповка 95 яшь

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Яңа Кенәр авылында яшәүче Тәлгать Шәрипов гомеренең 95 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны котларга килгән район башлыгы Илшат Нуриев РФ Президентының һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Тәлгать һәм Гөлзәйнәп  Шәриповлар 67 ел бергә яшәгәннәр. Шушы гаиләнең җылысында үскән 4 бала да ата кеше өчен һаман сабый сыман әле. Һәммәсенең тормышы белән кызыксынып, киңәшен биреп яши. Өйдәге кыз оныкларының якын сердәшчесе дә бабакай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International