Истәлекле дата белән аны Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Роберт Искәндәров белән район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина котладылар һәм Рәсәй Президенты Владимир Путиннан открытка, район башлыгы Валерий Чершинцевтан истәлекле бүләк тапшырдылар.
Сугыш башлаганда Екатерина Иван кызына бары 14 яшь була. 1939 нчы елда әтиләре үлеп китә. Бик күпләрнең кебек аның язмышы да авыр була. Сугыш елларында бик күп профессия алыштыра, заводта, машина цехында станокта эшли. Бүген аның янында кызы, оныклары. Күптән түгел беренче оныкчыгы дөньяга аваз салды.
Екатерина Ивановна җылы сүзләр, котлаулар өчен рәхмәт әйтте һәм сугыш авырлыкларын кичергән кеше буларак илебезгә тынычлык теләде.