ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

Амир 3270 гр. һәм 55 буй белән иртәнге 9-нче сентябрьда доньяга килә.

2017 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ бүлегенең элеккеге башлыгы Ринад Мухамедаминович Шамсутдиновка 80 яшь тулды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы юбилярны чын күңелдән котлый, аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм иҗади озын гомер тели.

Күренекле датага багышлап "Татарстан Республикасы" газетасында түбәндәге публикация дөнья күрде: http://rt-online.ru/ispoved-yubilyara/

15 сентябрьдә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Валентина Увакина “Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшләү ысуллары" турындагы түгәрәк өстәл оештырды һәм катнашты.Чара социаль “Кайгырту” приюты карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр белән уздырылды. Түгәрәк өстәл кысаларында  аерым игътибар ителә торган гаиләләр  каралды.   Алексеевск муниципаль районының   Әтиләр Советы рәисе Олег Фомин эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм һәрбер гаиләнең   мөмкин кадәр  иминлеге, өчен көрәшергә, гаиләне саклап калырга, һәр бала тулы гаиләдә тәрбияләнеп үсергә тиешлеге турында сүз алып барды.

         15 сентябрь көнне Югары Сон авылында яшәүче Гиниятова Фахриямал Ахметшовнаның 90 яшьлек юбилее булып узды. Юбилярны котлап Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Фарвазетдинович һәм авыл советы секретаре Венера Хуснулловна, районыбыз җитәкчесе Анатолий Петровичның, Татарстан Республикасы Президентының, Россия Федерациясе Президентының котлауларын, рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның 800 нче сабые тууы рәсмиләштерелде. Денис белән Оксана гаиләсендә яңа туган малай Данил – озак көтеп алган беренче бала. Кечкенә батыр 3730 грамм авырлыкта, 56 сантиметр озынлыкта дөньяга килгән.

         13 сентябрь көнне Идел буе районы ГХАТ бүлегендә булачак парлар белән "Ышаныч" үзәге психологы очрашуы булды. Ир белән хатын арасында килешү булса бернинди байлыклар да кирәкми дигән мәкальдә бик тирән мәгънә ята.

     Бүген Биектау районы ЗАГС бүлегендә Пенсия фондының Биектау бүлекчәсенең җитәкче урынбасарары Рөстәм Ильгиз улы Салихов 3 гаиләгә Ана капиталына сертификат тапшырды. Бүләкләгәндә гаиләләргә матур теләкләр дә яңгырады.

Районда уздырылган “Самавырга кунакка” чарасында ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.  Бәйрәм кунакларына төрле бәйгеләр һәм уеннар, җиләк-җимеш, яшелчә һәм табигый материаллардан гамәли сәнгать күргәзмәсе тәкъдим ителде. Гилмановлар, Тухфатуллиннар һәм Туйкиннарның гаилә реликвиясе булган борынгы самавырлары кунакларда аеруча кызыксыну тудырды.


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Әлмәттә 2017 елның  1900 юбилейлы бала теркәлгән. Кызга грек  теленнән килгән Варвара дигән сирәк һәм матур исем кушканнар, "барбарос" – чит якныкы, гаделлеккә, мәрхәмәтлеккә, яктылыкка баручы. XIX гасырда бу исем бик популяр була, әмма XX гасыр урталарында юкка чыга. Ә хәзер кабат популярга әверелә.


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе ГХАТ органнары тууына 100 ел тулу уңаеннан Яшел Үзәндә  "Яшел Үзән - "Мәхәббәт Территориясе" дип аталган фотоконкурсы тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International