Булачак парлар белән психолог очрашты.

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

         13 сентябрь көнне Идел буе районы ГХАТ бүлегендә булачак парлар белән "Ышаныч" үзәге психологы очрашуы булды. Ир белән хатын арасында килешү булса бернинди байлыклар да кирәкми дигән мәкальдә бик тирән мәгънә ята. Ул кешенең аңын үзгәртергә мөмкин. Гаилә турында мәкальләр әбиләрдән - оныкларга, әти-әниләрдән - балаларга, олылардан - кечеләргә күчәргә тиеш. Яшьләр туйлар узгач үзләре сайлаган ярларың бөтен начар гадәтләре юкка чыга дип уйлыйлар. Ләкин бу алай тугел, яхшы якка үзгәрер өчен үз өстеңдә эшләргә кирәк. Тормышта туй яңа мөнәсәбәтләр башлану ноктасы гына булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International