1900-нче туган сабыйны теркәү

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Әлмәттә 2017 елның  1900 юбилейлы бала теркәлгән. Кызга грек  теленнән килгән Варвара дигән сирәк һәм матур исем кушканнар, "барбарос" – чит якныкы, гаделлеккә, мәрхәмәтлеккә, яктылыкка баручы. XIX гасырда бу исем бик популяр була, әмма XX гасыр урталарында юкка чыга. Ә хәзер кабат популярга әверелә.

Әлеге сөенечле вакыйга Трифоновлар Виталий Александрович һәм Алена Сергеевна гаиләсендә булды. Баланың беренче документын бәхетле әти алырга килде. Көтеп алынган беренче бала күп куаныч белән килде. Күпме шатлыклы һәм хәвефле минутлар кичерергә туры киләчәк. Чөнки сабыйның тормыш юлы әле башлана гына. Аңа әле бик күп адымнар эшлисе бар, шунсы мөһим: аның янында иң кадерле кешеләре – әтисе һәм әнисенең кайгыртучан куллары һәм яратучы йөрәкләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International