"Яшел Үзән - "Мәхәббәт Территориясе"

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Россия Федерациясе ГХАТ органнары тууына 100 ел тулу уңаеннан Яшел Үзәндә  "Яшел Үзән - "Мәхәббәт Территориясе" дип аталган фотоконкурсы тәмамланды.

Яшел Үзән халкы бу иҗат конкурста аеруча энтузиазм белән актив катнаштылар,  конкурсның оештыручыларына үзләренең тормышларында иң романтик һәм мөһим вакыйгаларның берсе - туй фотоларын, фоторәсемнәр тәгъдим иттеләр. Җиңүче "Зеленодольская правда" газетасы сайтына смс-тавыш бирү юлы белән билгеләнде.

Яшел Үзән шәһәренең 85 еллыгына багышланган бәйрәм вакытында, шәһәрнең үзәк сәхнәсендә, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мәрьям Яковлева, конкурста җиңүчеләрне җиңүләре белән котлады һәм истәлеккә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International