Районда уздырылган “Самавырга кунакка” чарасында ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Бәйрәм кунакларына төрле бәйгеләр һәм уеннар, җиләк-җимеш, яшелчә һәм табигый материаллардан гамәли сәнгать күргәзмәсе тәкъдим ителде. Гилмановлар, Тухфатуллиннар һәм Туйкиннарның гаилә реликвиясе булган борынгы самавырлары кунакларда аеруча кызыксыну тудырды.