9 сентябрь Сарман авылының "Старт" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында "Милләтләр кроссы-2017" кысаларында җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге үтте. Егетләр һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар 11 яшь төркемендә көч сынаштылар. Сәламәт һәм иминле тормыш алып баручылар буларак, спорт сөюче ГХАТ бүлеге белгечләре дә бу чарадан калмадылар. 1999-1977 елларда туучы хатын-кызлар арасында 2 чакрым дистанциясенә йогерү буенча ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлназ Исламова икенче урынга лаеклы булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.