Мөслим районында Халыкара матурлык көне

2017 елның 9 сентябре, шимбә

9 сентябрь көнне Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Халыкара матурлык көнен билгеләп үттеләр. Туй көнендә һәр пар -дөньядагы иң матур һәм бәхетле кешеләр. Шуңа күрә әлеге бәйрәмне нәкъ менә ГХАТ бүлегендә билгеләп үтәргә кирәк дип таптылар.

- Бездә бәйрәм итми, тагын кайда?! - ди Мөслим ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре,  яшь парлар һәм аларның кунаклары алдында ишекләрен ачып.

Ильнара Шәрипова һәм Ирек Хафизов, матур пар булып очрашып йөргәннән соң, бик озакка сузмыйча гаилә корырга ниятлиләр.

-Безнең туебыз Халыкара матурлык көненә туры килер дип без ниятләмәгән һәм хәтта белмәгән дә идек, - дип елмая Ильнара. – Бары тик уңайлы датаны сайладык, гариза бирдек...

Хәзер алар - Хафизовлар гаиләсе.

- Мәңгегә бергә, - дип озатып калалар яшьләрне ГХАТ хезмәткәрләре.

Ә саубуллашканда Хафизовлар гаиләсен кунакка - бәбиләре тууын, ә тагын ярты гасырдан - чираттагы Халыкара матурлык көнен  һәм алтын туйларын билгеләп үтәргә чакырып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International