Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә сапфир юбилей

2017 елның 10 сентябре, якшәмбе

         2017 елның 10 сентябрендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Мерясев Николай Федорович һәм Раиса Федоровнаның “сапфир” туйлары узды.

         Бу гаилә өчен истәлекле көнне, никахлашу Сараенда юбилярларның барлык туганнары, якыннары, уллары һәм яраткан оныклары җыелган иде. Бу көнне юбилярларга карата бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады.

         Никахлашу Сарае белгечләре гаиләне истәлекле вакыйгалары белән котладылар, шатлыклар, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын, Мактаулы акт һәм Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан, юбилей медален тапшырдылар. Мерясевларның исемнәре  Түбән Кама ГХАТ Идарәсе Мактау Китабына беркетелде.

         Мерясевлар гаиләсе – тату һәм бәхетле гаилә үрнәге.

         Николай Федорович озак вакыт “Красный Ключ” кошчылык фабрикасында шофер булып эшли. 2003 елда "Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре" исеменә лаек булды. Раиса Федоровна – атказанган кардиолог, 28 ел буе ул Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең кардиология бүлекчәсендә җитәкчелек итте. Аңа "Татарстан Республикасының Атказанган табибы" һәм "Рәсәйнең Атказанган табибы" мактаулы исемнәре бирелде. 2014 елда “Ак чәчәкләр” бөтенрәсәй бәйгесенең лауреаты булды. Түбән Кама шәһәренең сәламәтлеген саклау үсешенә зур өлеш керткәне өчен, кардиологик хезмәтендә зур казанышлары өчен  һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен,  Раиса Федоровнага "Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины" исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International