2017 елның 8 сентябрендә Түбән Камада шәһәрнең Туган көненә багышланган бәйрәм парады узды. Түбән Кама тамашачыларын һәм кунакларын үзенчәлекле хәрәкәт көтте. Хәрәкәттә төрле предприятие һәм учреждениеләр хезмәткәрләре белән бергә уникаль платформалар узды.
Парадта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Рәис улы Метшин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, нефть химиясе ветераннары һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
ГХАТ Идарәсе исеменнән нәфис костюмнарда һәм туй күлмәкләрендә яшь гаиләләр катнашты. Аларны туй ретро-машиналары һәм әкият каретасы озата йөрде.