Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә икенче пар - кәләш белән кияүнең фамилияләре бер төрле булу очрагы - бу Семенов Андрей белән Анастасия гаиләсе кавышу булды. Әлбәттә, бу бик сирәк очрый торган вакыйга. Бу гаилә үзләренең никахларын 8 сентябрь көнендә тантаналы рәвештә теркәде һәм аларга беренче гаилә документы - язылышу турындагы таныклык тапшырылды.
Бүлек җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яковлевна яшьләрне чын күңелдән гаиләнең туган көне белән котлап, аларга бәхетле һәм озын, тигез тормыш теләде. Туганнары, якыннары тарафыннан да күп кенә матур сүзләр белән ямьләнде аларның бәйрәме. Азакта истәлек өчен фотолар да ясалды.