Зәй муниципаль районында 300 нче бала тууы теркәлде

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

    Зәй муниципаль районында 300 нче бала тууы теркәлде. Ул  2017 нче елның 04 сентябрь көнне Зәй шәһәрендә туган Корнилов Арсений Сергей улы. Арсений әтисе Сергей Владимир улының һәм әнисе Вероника Николай кызының игзәклзрдән беренче бала. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Арсенийның әтисен, әнисен котлап  баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  

Котлыйбыз сезне - бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш.
Авыр чакта булсын юаныч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International