Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгече 30 еллык хезмәт эшчәнлеген билгеләп үтте

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

      2017 елның 7 сентябрендә никахлашу Сарае белгечләре ГХАТ Идарәсенең баш белгечен, Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәрен Галина Михайловна Кузнецованы хезмәт эшчәнлеге юбилее белән котладылар.

    Күп кенә шәһәр халкы бу искиткеч хатын-кыз белән таныш. 30 ел ГХАТ Идарәсендә эшләү вакытында ул меңләгән  туу турында, никах теркәү һәм аерылышу турында актлар язмалары төзегән. Бүгенге көндә Галина Михайловна төзәтү һәм үзгәрешләр кертү буенча халыкны кабул итә.

     Озак еллар фидакарь хезмәт куйганы һәм югары профессиональлеге өчен, Галина Михайловна күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнде. Идарә белгечләре аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм иминлек теләделәр, котлау открыткасы һәм чәчәкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International