Менделеевский районында яшәүче 90 яшьлек юбилярның хатирәләр көне

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Псәй авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Хаҗия Шәяхмәтова 5 нче сентябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул үзен котларга килгән район башлыгы урыпбасары Ләйсән Камил кызы белән Псәй авыл җирлеге башлыгы Вильдан Мөхәммәтгалиевка игътибар һәи хөрмәт  күрсәтүләре өчен зур рәхмәтен җиткерде.  

- Чыннан да , ул елларда беркемгә дә җиңел булмады, - дип хәтирәләре белән уртаклашты Хаҗия апа.- Ир-атлар сугышка китү белән, без- хатын-кызлар һәм өлкәннәр- колхоз эшенә җигелдек: җәен ферма, терлек азыгы әзерләү, кыр эшләре.  Кышын - шулай ук ферма  һәм ничек тә малларны саклап калу теләге. Атларны алгы кырыйга җибәреп бетерү сәбәпле, барлык эшне мөгезле эре терлек белән башкардык.

- Хаҗия апаның булачак ире Габденур абыйның сугыштан кайтуы минем хәтердә,- дип сүзне Бәзәкәдә яшәүче Гыйльмиҗиян Сибгатуллина дәвам итте.- Бу 1947 нче елның 1 мае иде. Ярты елдан Хаҗия апа безгә килен булып төште һәм якын кешебезгә әйләнде.

Хәтирәләр  көнен тагын бер туганы-  Сәлимә Сагитова дәвам итте.

Шәяхмәтовлар алты бала тәрбияләп үстерделәр. Гаиләләренең зур булуына карамастан , алар кунакларны шатланып каршы алдылар, соңгы кисәк ипиләрен бүлеп бирделәр.

Балалары, оныклары, оныкчыклары   юбилярны  чын күңелдән котладылар.

Әни безнең өчен  акыллылык һәм яхшылык үрнәге булды,- диделәр уллары һәм кызлары. -  Без аның белән горурланабыз һәм яратабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International