2017 елның 4 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә “Кеше тормышында ГХАТ Идарәсенең роле” инша бәйгесе старт алды. Әлеге бәйге Рәсәй органнарының 100 еллык юбилеена багышлана.
Бәйгедә катнашу өчен, Түбән Кама шәһәре урта белем бирү мәктәпләре укучыларның эшләре ике категория буенча кабул ителә:
I категория – 5 – 8 сыйныф укучылары;
II категория – 9 – 11 нче сыйныф укучылары.
Эшләр бәйге темасының асылын ачарга һәм кеше тормышында ГХАТ Идарәсенең ролен билгеләргә тиеш. Иң яхшы эшләрне сайлап алганда, жюри авторның индивидуаль позициясен һәм сәнгать ысулын исәпкә алачак. Бәйгенең җиңүчеләре дипломнары белән бүләкләнәчәк.
Шунысын искәртү кирәк, “Кеше тормышында ГХАТ Идарәсенең роле” инша бәйгесе Түбән Кама муниципаль районы мәгариф Идарәсе ярдәмендә башкарыла һәм рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән.