Баулы районы Новозареченск поселогында мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Авыл көне" дип аталган бәйрәм үткәрелде.
Әлеге бәйрәм кысаларында искиткеч күркәм Камалтдиновлар гаиләсен алтын туйлары белән тәбрик иттеләр. Наил Шәмсетдин улы һәм Кәүсәрия Латып кызы лаеклы хезмәт юлын узганнар, яхшы балалар тәрбияләп үстергәннәр. Юбилярлар барлык яшь гаиләләр өчен үрнәк булып тора, шул исәптән бәйрәм көнне котлап узылган яңа туган гаиләләр өчен дә. Шулай ук бу көнне хезмәт ветераннарын юбилейлары белән, яңа туган сабыйларны да котладылар. Артистлар авыл халкына яхшы концерт программасын бүләк иттеләр.