Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “энҗе” туй

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

         2017 елның 5 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Камаловлар гаиләсенең энҗе юбилейлары  узды.

         Бу гаилә өчен истәлекле көнне, никахлашу Сарае залында тантана сәбәпчеләре генә түгел, ә аларның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре җыелган иде. Бу көнне юбилярларга карата җылы сүзләр, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

         ГХАТ Идарәсе белгечләре гаиләне чын күңелдән юбилейлары белән котладылар, бүләкләр, Мактаулы акт, Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан, юбилей медален һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын тапшырдылар. Истәлекле вакыйга хөрмәтенә юбилярлар Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең  Мактаулы  Китабына имзаларын куйдылар.

         Ахияр һәм Мәүлидә 1985 елда Кама Аланы поселогында Атом электростанция төзелешендә танышканнар, ә ике елдан соң алар үз мөнәсәбәтләрен Актаныш районының Качкиново авылында теркәгәннәр. Ахияр Әсхәт улы һәм Мәүлидә Миннехат кызы өч матур бала үстергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International