26 октябрьдә Ачык ишекләр көне кысаларында Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә гражданлык яклау буенча Тәтеш дәүләт көллиятенең 102 төркеме укучылары (укытучысы Е.В.Чернова) очрашты.
Бала туу - ул һәрвакыт яхшы яңалык, ә игезәкләр туу, искиткеч. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә игезәкләр тууы теркәлгән.
26 октябрьдә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ирле-хатынлы Кулагина Борис Васильевич һәм Надежда Георгиевна үзләренең «алтын» юбилеен билгеләп үттеләр.
2023 елның 25 октябрь көнне Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең 2 нче мәктәбе 10 сыйныф укучылары белән очрашу узды.
2023 елның 25 октябрендә Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатлары тапшырылды.
Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Быел гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үтүче өч гаилә Мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар, ГХАТ бүлеге башлыгы Зөлфия Латыйпова кулыннан юбилей таныклыгы алдылар.
1953 елның 23 октябрендә нәкъ 70 ел элек ерак Амур өлкәсендә бер-берсен сөйгән ике йөрәк – Нурислам һәм Миңлегөл кавыша. Ирле-хатынлы алар икесе дә Татарстаннан, әмма язмыш аларны чит илдә очраштыра, гашыйк итә.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 14 яшьлек укучыларга паспортлар тапшырылды. Шәхесне раслаучы төп документларын тантаналы шартларда шәһәрнең алты яшь кешесе алды.
2023 елның 21 октябрендә Түбән Каманың Никахлашу сараенда булачак яшь парларның практик психолог Дания Трухан белән чираттагы очрашуы узды.
Яшь килен Лия әбисенә сюрприз тәкъдим итте, аны никахны теркәү тантанасында Туган көне белән котлады. Лия сәламәтлек, бәхет һәм озак еллар яшәвен теләде.