26 октябрьдә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ирле-хатынлы Кулагина Борис Васильевич һәм Надежда Георгиевна үзләренең «алтын» юбилеен билгеләп үттеләр.
Аларның озын мәхәббәте һәм гаҗәеп язмышлары гаилә легендасы булды - балалары, оныклары бар. Үз тормышы турында гаҗәеп хикәяләр гаиләнең барлык әгъзаларын тирән дулкынландыра. Бу көнне матур, шатлыклы һәм авыр көннәр бер-бер артлы тезелеп китте. Ләкин иң мөһиме, шундый зур тормыш яшәп, алар күтәренке, шат күңелле кешеләр булып калдылар. Балалар әти-әниләре белән горурланалар, ә оныклар дус һәм тату гаилә төзергә кирәк булуның яхшы үрнәген күрәләр.
ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова ир белән хатынны район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән истәлекле дата белән котлады, котлау адресын һәм истәлекле сувенирын тапшырды.