Бер көндәй үткән 70 ел! Кукмара шәһәреннән Гариповлар Изге туйларын билгеләп үттеләр

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

1953 елның 23 октябрендә нәкъ 70 ел элек ерак Амур өлкәсендә бер-берсен сөйгән ике йөрәк – Нурислам һәм Миңлегөл кавыша. Ирле-хатынлы алар икесе дә Татарстаннан, әмма язмыш аларны чит илдә очраштыра, гашыйк итә. 1959 елда ир белән хатын Кукмара районына кайта. Бүгенге көнгә кадәр алар зур тату гаилә булып яшиләр. Нәкъ менә 23 октябрьдә, никахлашуларын теркәгән көндә, Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда Мендельсон маршы астында ир белән хатын тантаналар залына керделәр, юбилей актына кул куйдылар, балдаклар алмаштылар һәм ГХАТ бүлеге башлыгы Зөлфия Латыйпова кулыннан юбилей таныклыгы алдылар. Милли традицияләр буенча кияү белән кәләш бер-берсен чәк-чәк белән сыйлады. Кызлары исә сөлге бүләк итте, аны киләчәктә оныкларына озын гаилә тормышы символы буларак тапшырачаклар. Алар кабат кияү белән кәләш! «Яшь парлар» туксан яшьтән узган булсалар да, бер-беренә булган хисләре җиде дистә ел бергә яшәгәннән соң да шул ук. Гариповларның гаиләсе зур һәм нык: биш балалары, ундүрт оныклары, егерме оныкчыклары һәм оныкчыкларының кызы Дилә.

Кукмара районы Башлыгы урынбасары Резедә Гаянова юбилярларга район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатын тапшырды. Юбилей ияләре күп бүләкләр һәм чәчәкләр кабул итеп алдылар. Алар пенсиягә кадәр эшләгән оешма вәкилләреннән иң изге теләкләр яңгырады. «Сердәш» ансамбле музыкаль бүләк белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International