Гаилә психологының Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь парлар белән очрашуы

2023 елның 21 октябре, шимбә

2023 елның 21 октябрендә Түбән Каманың Никахлашу сараенда булачак яшь парларның практик психолог Дания Трухан белән чираттагы очрашуы узды.

Күпләр өчен зарыгып көтелгән никахларын теркәгәч, болытсыз гаилә бәхетендә һәм тулы аңлашуда яшәрләр кебек тоела. Мондый иллюзиядә булган кайбер парлар теләсә нинди конфликтны аерылышу өчен сәбәп итеп кабул итәләр.

Мөнәсәбәтләрдә балансны ничек сакларга, уртак телне ничек табарга кирәклеге турында Дания Әмировна сөйләде.

Гаилә кору – бер адым, аны саклап калу – озын юл. Бу юлдан икәү бергә бару җиңелрәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International