26 октябрьдә Ачык ишекләр көне кысаларында Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә гражданлык яклау буенча Тәтеш дәүләт көллиятенең 102 төркеме укучылары (укытучысы Е.В.Чернова) очрашты. Анда ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М. Дианова аларны бүлекнең эше, гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре, РФ Гаилә кодексы нормалары, никахлашу маддәләренең үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар очрашу барышында зур кызыксыну белән дискуссиягә керделәр, аларны милләтара никахлар, иртә никахлар буенча статистик мәгълүматлар, туу һәм үлү күрсәткечләре һ.б. кызыксындырды, шулай ук укучылар архив китапларына кагылырга, үзләрен һәм ата-аналарын карарга мөмкинлек алдылар. Районда демографик хәл турында сүз барды.