Бала туу - ул һәрвакыт яхшы яңалык, ә игезәкләр туу, искиткеч. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә игезәкләр тууы теркәлгән. 2023 елның 22 октябрендә Полянка авылында яшәүче Виталий һәм Илсөя Захаровлар гаиләсендә сабыйлар Даниил һәм Емилия туган. Бер бала тугач, әти-әниләр зур шатлык кичерә, ә ике бала туса, шатлык хисләре икеләтә арта. Дустанә гаиләдә хәзер биш бала үсеп килә.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова бәхетле атага сабыйларның беренче документларын - туу турында таныклыкларны һәм дәүләт пособиеләрен алу турында белешмә тапшырды - болар барысы да икеләтә күләмдә.
Әти-әниләргә бәхет һәм уңышлар телибез!