Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда юбилей ияләренең алтын парады

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Быел гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үтүче өч гаилә Мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар, ГХАТ бүлеге башлыгы Зөлфия Латыйпова кулыннан юбилей таныклыгы алдылар.

Нурзия һәм Габделхак Хөсәеновлар, Мансур һәм Гөлширә Минһаҗевлар, Наил һәм Сания Сәйфетдиновлар гаиләсе Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Айгөл Әхмәтшинадан котлаулар, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатын, бүләкләр һәм чәчәкләр кабул иттеләр. Барлык гаиләләр дә районның Зур Кукмара авыл җирлегендә яши, шуңа бәйле рәвештә, юбилей ияләрен котлап, авыл башкарма комитеты башлыгы Хәнәфиев Ришат чыгыш ясады, истәлекле бүләкләр тапшырды. Милли татар киемнәре кигән «Баламишкин» гармунчылар халык ансамбле татар җырларын бүләк иттеләр.

Алтын туй – чын мәхәббәт, зирәклек һәм бәхет бәйрәме. Бу гаиләләрнең һәрберсе уртак гаилә тормышлары, иңгә-иң искиткеч озын юл үтүләре белән горурлана алалар. Күркәм гаилә бәйрәмендә аларга ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, тигезлек, мәхәббәт һәм иминлек, һәр туар таңны сөенеп каршылауларын, яраткан туганнары арасында ихтирам-игътибарга төренеп, бер генә дә төшенкелеккә бирелмичә, күңел көрлеге белән яшәүләрен телибез. Алтын туегыз белән, кадерле парлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International