Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 14 яшьлек укучыларга паспортлар тапшырылды. Шәхесне раслаучы төп документларын тантаналы шартларда шәһәрнең алты яшь кешесе алды. Барлык балаларны котлау сүзе белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы миграция мәсьәләләре буенча бүлек мөдире, полиция капитаны Шадрина Елена Рафаэль кызы чыкты. Полиция һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балаларны яңа тормыш этабы белән котладылар, Россия Федерациясе гражданы паспортын лаеклы һәм горурлык белән йөртүләрен, илнең законга буйсынучы гражданнары булуларын теләделәр. Балалар өчен тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгел- паспортлар тапшыру тәмамланганнан соң, алар истәлеккә бергәләп фотога төштеләр, анда Россиянең яшь гражданнары Россия гражданинының шәхесен раслаучы беренче документ – Россия паспортын горурлык белән күрсәттеләр, ә Бердәм Россия партиясенең "Яшь гвардия" вәкилләре балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.