2018 елның 20 июнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда яңа өйләнешүчеләр өчен «бер дулкында» дигән квест узды. Зал бер кичкә "гадәти булмаган "утрауге" - Хыяллар, Мәхәббәт, Аңлашу, Азатлык, Гафу итү утрауыне әйләнде. Яшь парлар 4 төркемгә бүленәп мавыктыргыч сәяхәткә чумдылар. Психологлар шул утраудагы яшьләргә бер – берләренә башкача карарга, аңларга бер-береңне ярдәм иттеләр.
Бу "сәяхәтнең" төп нәтиҗәсе - яшь парларның бер-берсенә мәхәббәтле карашлары булды!
Алабуга ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Григорьева “Татарстан-яңа гасыр” Республика иҗтимагый оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе. 20 июндә Алабугада “Татарстан-яңа гасыр” оешмасы җитәкчелегендә “Экология дисанты” оештырылды. Проектны әйдәкләп баручылар-Татарстан Фәннәр Академиясе галимнәре. Десантта мәктәп балалары, экологлар, биология, химия укытучылары, студентлар катнашты.
20 июнь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Виталий һәм Динария Габидуллина гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Булат һәм Камиль дигән исемнәр бирделәр.
20 июнь көнендә Идел Буе районы ГХАТ бүлегендә традиция буенча иң өлкәннәр гаиләләрен котладылар. Бәйрәмдә «алтын» һәм «бриллиант» юбилярлар парлары катнаштылар. Тантаналы вакыйга хөрмәтенә юбилярларга акчалата бүләк тапшырдылар. Искиткеч гаилә пары - Мариненко Юрий Федорович һәм Татьяна Федоровна, аларның «алтын» юбилейлары үтте һәм бу пар ТР Милли музеендагы бәйрәмдә катнаштылар. Юрий Федорович кунаклар өчен искиткеч җырлар башкарды.
19 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә зөбәрҗәт туйларынбилгеләп үтүче гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Клавдия Петровна һәм Виталий Иванович Чебаревлар бергә 55 ел гомер иткәннәр.
Нык һәм тату Чебаревлар гаиләсенең сере бер-береңне ишетә һәм аңлый белүдә, бер-береңә юл куеп яшәүдә. ГХАТ бүлегенең баш белгече Эльмира Манасыйпова әлеге гаиләгә бүләк һәм район башлыгы Л. Р. Закировның котлау открыткасын тапшырды. Юбилярларны “Бердәм Россия” партиясенең Бөгелмә җирле бүлек башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Фатыйх улы Әхмәдиев җылы котлады һәм бүләкләр тапшырды. Чакырылган кунаклар һәм юбилярларның балалары Виталий Иванович һәм Клавдия Петровнаның тату тормышы өчен горурлык һәм соклану сүзләре җиткерделәр.
Баулы районында халыкның яраткан бәйрәме – Сабантуй узды. Бәйрәмнең иң куркәм өлеше булып чәчү батырларын бүләкләү булды. 2018 елның абсолют чәчү батыры дип "Берлек" хуҗалыгының гомерлек механизаторы, күп балалы әти Рамил Гыймаев танылды. Ул Баулы муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты һәм сертификат белән бүләкләнде.
Минзәлә районы Урыс авылы җирлегендэ Сабан туйлары гөрләп утте. Ел саен сабан туй мәйданында озак еллар бергә гомер иткән гаиләләрне котлау матур традицияга әйләнде. Авыл җирлеге идарәсе быел да 50 ел бергә гомер иткән Галимов Аскать һәм Гөлсәрия апаны, Фәхертдинов Хәнифҗан һэм Гөлсәрия апаны,55 ел бергә гомер иткән Харисов Гариф һэм Фәния апаны, 60 ел бергә гомер иткән Хасанов Фәрид һәм Кәүсәрия апаны,Сафиуллин Ахматябир һэм Фәүзия апаны котлады. Бу гаиләләр үзләренен бөтен көчләрен шушы җирлеккә биргәннәр. Гомерләре буе төрле эшләрдә: терлекчелектә, кырчылыкта, белем бирү өлкәсендэ эшләгәннәр. Бүгенге көндә алар якыннарының һәм балаларының күңел җылысын тоеп яшиләр.
2018 елның 17 июнендә Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә, традиция буенча, киң колач белән «Сабантуй» бәйрәме узды.
Шушы көннәрдә генә Болгарда яшәүче Фатыйма Хәкимуллина белән Өчкүлдән Анна Каюровага туксан биш яшь тулды.
Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Фатыйма әби белән тыл хезмәтчәне Анна Дмитриевнаны юбилейлары белән район башлыгы Камил Нугаев, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, җирле власть вәкилләре, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары котлады.
2018 елның 17 июнендә Алексеевск эшчеләр бистәсендә милли “Сабан туе” бәйрәме уздырылды. Күп йөз еллар дәвамында ул татарларның иң яраткан, шатлыклы, көтеп алган бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Безнең милләт халыклары кайларда гына яшәмәсен, Сабан туе аларга туган тамырларын барларга, иң күркәм сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бетмәс-төкәнмәс тереклек чыганагы кебек ул, буыннар арасындагы рухи элемтәләрне дәвам иттерүче булып, милли мәдәниятебезне тукландырып тора.