ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Кама Тамагы районы Кыртапа авылында яшәүче Рәмзия Ислам кызы белән Рафит Хәлил улы Хамидуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды 51 ел бергә гомер итүче бу тату гаиләне котларга Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова, Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Ильшат Зиганшин, туганнары һәм якыннары катнаштылар.

 Баулы районы Александровка авыл җирлегендә юбилярлар парады узды. Бәйрәм "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган иде һәм ул«Нык гаилә»  проекты кысаларында оештырылды.  Сәгит һәм Зилә Шайхевалиевлар гаилә тормышың 45 еллыгын билгеләп үттеләр, Фәнис һәм Гөлсинә Идиятуллиннарның рубин туйлары булып узды, Александр һәм Гульслу Ратниковлар, Николай һәм Татьяна Денисовлар гаиләләренең 35 еллык юбилеен билгеләр үттеләр, Илгиз һәм Әнисә Гареевлар, Михаил һәм Елена Денисовлар, Николай һәм Ольга Красновлар зөбәрҗәт туйларын үткәрделәр, Олег һәм Светлана Пахомовлар  көмеш туйларын билгеләр үттеләр.

2018 елның 11 июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Игезәкләр парады» Беренче муниципаль бәйгесенең  җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

     Чистай районында  гаилә институтына, аның кыйммәтенә аерым игътибар итүче Бөтенрәсәй “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”н бәйрәм итү күркәм гадәткә әйләнде.

    Бәйрәм шәһәрнең төрле  мәйданчыкларында оештырылды: Скарятин бакчасында, шәһәрнең берничә микрорайонда.

     Быелгы бәйрәм датасы – 8 нче июль- ял көненә туры килгәнлектән, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” нә багышланган  Никах теркәү тантаналары         7 нче июльдә үткәрелде.

Гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту Әлмәт районының иң мөһим бурычларының берсе. Бүгенге көндә безнең районда 2251 күп балалы гаилә яши. Һәм елдан-ел аларның саны арта бара. Шундый матур гаиләләрнең берсе Даишевлар Рөстәм Тәүфик улы һәм Лилия Миннияр кызы. Алар 11 бала тәрбиялиләр, шулар арасында өч пар игезәкләр. Лилия Миннияр кызы үз балалары өчен кием тегә, бакча үсемлекләре үстерә, һәм шигырьләр яза.

10 июль көнне  Зәй районының  ГХАТ бүлегендә Горбачев Юрий һәм Дмитриева Юлия никахлары рәсми рәвештә теркәлде. Бу көн алар өчен  истәлекле булып калачак, чөнки алар районыбызда 2018 елның 100 нче пары булып санала. Яшьләрненең  гомер  юлларында булган шушы кабатланмас,  шатлыклы  һәм бәхетле вакыйгалары белән котлыйбыз, хәерле озын гомер, тигез мәхәббәт , өметле киләчәк телибез.

 Әтнә районында гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур  чара узды. Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль Шиһаповлар гаиләсенә тапшырылды. Гыйлметдин Гыйлаҗ улы һәм Асия Шәриф кызы  59 ел бергә тату гаилә булып яшиләр. Алар барлык кешеләргә дә үрнәк булып торалар. Медаль тапшыру белән Шиһаповларны Әтнә муниципаль районы аппарат җитәкчесе, ЗАГС бүлеге җитәкчесе, ветераннар Советы рәисе, авыл җирлеге хезмәткәрләре, дуслары, туганнары котладылар. Шиһаповлар гаиләсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 Яңартылган Минзәләнең Муса Җәлил паркында узган чын гаилә бәйрәме законлы никахта берничә дистә еллар иңне-иңгә куеп яшәүче күркәм гаиләләрне бергә җыйды. “Гаилә тормышы серләре” дип аталган тантаналы чараны район Мәдәният сарае хезмәткәрләре район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белән берлектә әзерләгән. Алып баручылар район Мәдәният сарае директоры Ленар Миңнемуллин, театр артисты Илсинә Миңнемуллина, “Веста” күпфункцияле яшьләр үзәге хезмәткәре Елена Шакурова үзләренә йөкләнгән вазифаны оста башкарып чыктылар – кызык, мавыктыргыч, күңелле кичә уздырдылар.

2018 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган  гаиләләр катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина котлау сүзләрен барлык гаиләләргә әйтеп үтте һәм Ревиннар гаиләсенә  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. Бәйрәмдә мәдәният хезмәкәрләре тарафыннан матур җырлар яңгырады.


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елнын 25 августында Кайбыч районы Олы Подберезье авылыннан  Надежда апа белэн Станислав абыйнын бергә яши башлауларына 40 ел була. Алар дурт балага гомер буләк итәләр: 2 ул һәм 2 кыз тәрбияләп устерәләр. Бәхетле юбилярларыбыз бүгенге көндә уллары Валерий тәрбиясендә яшиләр. Бүгенге көндә аларның ун оныклары, бар. 

Балаларының җылысын тоеп алар үзләренең бәхетле картлык көннәрен кичерәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International