Ел саен Әлмәт районында 1000нән артык гаилә берлекләре дөньяга килә. 7 июльдә, Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Әлмәт шәһәрендә 47 гашыйк пар гаилә төзеделәр.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018-нче елның 12 июль көнне күңелле шатлыклы балалар бәйрәме узды. ГХАТ Идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова жиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Бүген яшь сәләтләрен - артистлар, шәһәр, тылсымлы буйлы курчаклар, рәссамнар аквагрима кабатланмас бәйрәм атмосферасы ясадылар! Шуның кадәр шатлык, көлке һәм елмаю озакка барлык катнашучыларга истә калачак!
9нчы июльдә Апас муниципаль районы Бакырчы авыл җирлегендә “Ныклы гаилә – ил күрке” дип исемләнгән тематик кичә булып үтте. Биредә 50, 55, 60 ел бергә торучы гаиләләрне тәбрикләделәр. Авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән оештырылган бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды. Район башлыгы исеменнән юбиляр гаиләләргә шәл, түбәтәй хәм Рәхмәт хаты тапшырылды.
7 июль көнне Ютазы районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында зур бәйрәм булып үтте. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә юбиляр гаиләләр һәм ана сертификаты алучы парлар, аларның туганнары, дуслары чакырылды. Аларга матур тәбрик сүзләре әйтелде, бүләкләр һәм чәчкә бәйләмнәре тапшырылды.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Урыссу бистәсендә яшәүче Нина Сергеевна һәм Геннадий Александрович Гладковлар 50 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. 8 июль- гаилә һәм мәхәббәт бәйрәме көнендә аларның бу зур тормыш бәйрәмен балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.
Бергә озын гомер итү – ул зур бәхет һәм бөек хезмәт. Әлмәт районында матур гаиләләр мисаллары бик күп. Шундый гаиләләрнең берсе Алехинннар Олег Павел улы һәм Антонина Николай кызы.– 50 ел бергә тормыш итүләрен билгеләп үтәләр. Олег Павел улы – хезмәт ветераны, Антонина Николай кызы –медицинада 40 елдан артык эшләгән. Алар гомер буе бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәннәр. Мәхәббәттә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә дүрт оныклары бар. Алехиннар тормышы – безнең өчен үрнәк!
Алексеевск районының ГХАТ бүлегендә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган тантаналы чара уздырылды. Район башлыгы урынбасары Белова Галина Владимир кызы бәйрәм белән котлады, Чурашовлар гаиләсенә медаль һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Әтнә муниципаль районы Түбән Көек авылында яшәүче Сәетгәрәева Раушания Ширияздан кызына 9 июль көнне 90 яшь тулды. Сәетгәрәева Раушания озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Түбән Көек авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Сәетгәрәева Раушаниянең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Баулы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның өченче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Ринат һәм Гөлназ Мухаметзяновлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Әмирә һәм Самир дигән исемнәр бирделәр.
Шул ук көнне ГХАТ бүлегендә Раяна, Ясмина, Осман һәм Гаяз исемле яңа туган балалар теркәлде.
Азнакай районында елдан-ел "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан үткәрелә торган чаралар киңәя бара. Быел да, шундый матур һәм истәлекле көнне, ЗАГС бүлегендә, 11 пар үз мөнәсәбәтләрен теркәделәр. Әмма кульминицаясе булып, 27 ел бергә тромыш иткән, Фархуллиннар гаиләсенә, тантаналы рәвештә, район башлыгы урынбасары Нәгыймова Нәҗәт “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаль тапшыруы булды.