Әлмәт шәһәрендә 500-нче яшь пар гаилә төзеде

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Ел саен Әлмәт районында 1000нән артык гаилә берлекләре дөньяга килә. 7 июльдә, Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне  алдыннан Әлмәт шәһәрендә 47 гашыйк пар гаилә төзеделәр. Фасхутдиновлар Руслан һәм Рәилә тантаналы чарада катнашулары белән сөендерделәр. Үз никахларын Әлмәт шәһәрендә теркәүчеләр арасында яшләр 500- нче пар булдылар. Руслан – спортчы, хәзерге вакытта тренер булып эшли, яшь чаңгычылар тәрбияли. Раилә – укытучы, аның укучылары республика олимпиадалары  җиңүчеләре. Шушы матур яшь гаиләгә озын  гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International